Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)

Габдулла Тукай

Сайланма әсәрләр

«ҺИЧШИКСЕЗ, ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ»

Дөньяда һәр халыкның милләт йөрәген һәм җанын аеруча дөрес, якты, көчле һәм еш кына газаплы итеп чагылдырган милли шагыйре бар. Андый каләм ияләрен бу халыкларның Галәмнең Илаһи тынлыгындагы яңгыравыклыгы дияргә мөмкин. Алар, «Без монда, һәм менә без нинди» дип, үз милләтләре исеменнән сөйлиләр кебек.

Гаҗәп, ләкин аларның нәкъ менә ялкынлы миллилеге бу шагыйрьләрнең шигъриятен аңлаешлырак итә һәм башка халыкларга якынайта. 1989 елда Идел буенда ислам динен кабул итүнең меңьеллыгын бәйрәм иткән мәлдә, Казанның Үзәк стадионында узган тәэсирле мәдәни тамашаны күпләр хәтерлидер. Бу вакытта, әле Татарстан Республикасы Россия Федерациясе кысаларында чикләнгән мөстәкыйльлеккә ирешкәнче, ун меңләгән Казан татары, бергәләшеп, күзләреннән саркып чыккан яшь аралаш, халык җыры һәм рәсми булмаган милли гимныбыз булган «Туган тел»не җырлады. 1909 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай язган әлеге гади һәм матур сүзләр һәр татар кешесенә бала чагыннан ук кадерле:

Әлбәттә, бу бик зур хорны берләштергән шул хисне аңлар өчен, Казан (Идел буе) татарларының авыр тарихы турында анык күзаллау булу кирәк. Шул ук вакытта милли хисләрне башка кешеләргә җиткереп тә, аңлатып та булмый, һәм моны эшләү кирәк тә түгел. Ахыр чиктә гади кеше аңлый һәм төшенә алмастай милли тойгы тирәнлекләре дә бар бит әле.

Шунысы парадоксаль, ләкин чынбарлык: милли күңелнең иң яшерен почмакларына үтеп кергән саен, ул гомумкешелек өчен уртак була бара. Шуңа күрә халыкның кайчакта башкаларга аңлатып булмый торган уникаль үзенчәлекләре, асылда, аны бар кешелек белән туганнарча берләштерә дә.

Чын мәгънәсендә бөек шагыйрьләр генә милли культураның аналарча бәйләнешләреннән галәми бердәмлекнең шул яшерен энергиясен аерып чыгарырга сәләтле. Шул ук вакытта алар туган халыкларының бар үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күрсәткән анык аерылып торган үз тавышлары белән яңгырыйлар бит. Казан татарларының классик милли шагыйре Габдулла Тукай нәкъ менә шундый каләм иясе булган.

Ул 1886 елның 26 апрелендә Россия империясе Казан губерниясенең кечкенә генә Кушлавыч авылында дөньяга килгән. Бик иртә ятим калган һәм аңа беркайда да сөенмәгәннәр, дөресен генә әйткәндә, аның барыр кешесе дә булмаган. Ул чакта шушы бичара һәм беркем дә яратмаган сабыйның Казан татарларының меңьеллык тарихында иң әһәмиятле, үлемсез шәхесенә әвереләчәген беркем дә белмәгән. Аның туган халкы һәрвакыт, юаныч һәм киңәш эзләп, шушы дөнья күләмендә аңлашылып та бетми торган һәм каралтылган тарихның шул дәрәҗәдәге аз сүзле авыр кайгысын һәм шөһрәтен туган телдә матур итеп тулысынча яктырткан шагыйрь әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Шигъри юллары бәрхеткә чигелә, рамга куелып, агач авыл өйләренең дә, мәһабәт шәһәр фатирларының да диварларына эленә.

Тукай туры һәм ихлас кеше, шигъри даһи булган, шул ук мәлдә ул кыска гына гомерендә туган йортсыз һәм ялгызлыкта яшәүчеләргә хас әрнүгә дучар ителгән. Ләкин аның фаҗигале язмышында һәм поэзиясендә татар халкының иң яхшы сыйфатлары туры сүзлелек, дөреслек, юмартлык, фидакярлек һәм намуслылык чагылыш тапкан. Җан үзәгенә үтеп керә торган шигырьләре тере, якты һәм ышандырырлык тел белән язылган, татар халкының йолдызлар астында аерымлану омтылышы һәм бөек сагыш белән өртелгән. Тукайның күп шигырьләре милли җырларга әйләнгән; ул халыкка якын яңа әдәби телне тудырган, трагик шигырьләрендә дә, озын сатирик поэмаларында да, хакыйкать көзгесендәге кебек, халыкка аның асыл табигатен һәм чын язмышын күрсәткән.

Тукай гомере ул ялгыз даһиның фаҗигасе, чөнки аны югары бәяләүчеләр дә шагыйрь талантының глобаль зурлыгын аңламаганнар. Аның беркайчан да ниндидер кыйммәтле мал-мөлкәте, хәтта үз йорты да булмаган; ул төрле очсызлы Казан кунакханәләрендә яшәгән һәм иҗат иткән. Кыска гына гомерендә бәяләп бетергесез күләмле эш башкарып, Тукай, 27 яшен дә тутырмыйча, 1913 елның 15 апрелендә туберкулёздан вафат булган.

«Аны зур халык төркеме «хакыйкать күмелгән җиргә» озата. Казан татарларының бу кадәр хөрмәт белән башкарылган җеназаны әле күргәннәре булмый», дип яза бер замандашы. Ә Бамберг университеты профессоры һәм Тукайның алман биографы Михаэль Фридрих аның турында: «Кечкенә генә авылдан чыккан шушы татар малае дөньяви дәрәҗәдәге шагыйрьгә әверелгән, һәм ул бар кешелекнең мәдәни тарихының бер өлеше булып тора», дип язган.

Равил БохараевШагыйрь, язучы, тарихчы,2006 ел өчен Г. Тукай исемендәгеДәүләт премиясе лауреаты

ИСЕМДӘ КАЛГАННАР1

Мөкаддимә2

Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды.

Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрге тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.

Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык гына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде.

Шунлыктан Уральскигә килеп җиткәнемә кадәр кичердекем хәлләр илә аннан соң хәзер шушы сәтырларны3 язып утырган вакытыма кадәрге башыма килгәннәрне икесен ике рисалә4 итеп чыгарырга мәгъкуль күрелде5.

Г. Тукаев29 нчы сентябрь, 1909 нчы сәнә

I

Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә6 Мөхәммәтгалим исемле мулланың углы булып, 1415

яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда хәтме көтеб кыйлырга7 гадәттә ничә сәнә кирәк булган булса, шулкадәр торып, карт атасы тере вакыттук авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр.

Мулла булгач та өйләндеке бер җәмәгате илә берничә генә еллар торгач, җәмәгате вафат булып, бер ир вә бер кыз баласы калмыштыр.

Моннан соңра атам, икенче мәртәбә өйләнүе уларак, Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр.

Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен.

Минем туганыма 5 ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып, тәрке дөнья итмештер8.

Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам9 карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр.

Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.

Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-ике ярым яшендә генә булганмын дип уйлыйм.

Хәзер авылда минем вакъты сабавәтемне10 күргән карчык вә хатыннар мөрәббия11 карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр.

Җөмләдән берсе:

Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән.

Карчык исә үзенең «Кадалмас әле, килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.

Ул карчык үлгән инде; Аллаһ аңар рәхмәт итсен.

Мин бу карчыкта торган мөддәттә12 анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдырырга атлар җибәрткән.

Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр.

Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдән13 миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы14, нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.

Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә.

Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәреме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган.

«Булган», «булганмын», «мине шулай иткәннәр» дип язуымны, билгеле, ул яшьтәге сабыйларның хәтерләрендә бик мөәссир15 булмаса, сирәк дәкыйкаләр генә калганлыгыннан гынадыр дип уйлыйм.

Шуның өчен мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне16 язамын.

Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.

Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чактук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән алты баласы илә алган булган.

Өчиле карьясе (исеменнән дә мәгълүм) бик кечкенә вә ярлы бер карья булганга, шуның өстенә мин ятим калган елларда ул тарафларда каты ачлык булганга, бабайның көн күрмеше гаять начар булган.

Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.

Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам юатучы, иркәләним дисәм  сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.

Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын.

Шул рәвешчә көннәр үткән, мин монда торганда чәчәк белән дә авырганмын, башка әллә нинди хәстәлекләр дә күргәнмен, тәмам зәгыйфьләнгәнмен.

Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗи

Мин әле хәзер истисна итдекем17 Саҗидә апайның үги әбидән яшереп кенә, мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм.

Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә.

Ни күрсәм дә күргәнмен, ни булса да булган һәрничек мин бу семьяга сыймаганмын. Беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылымыздан Казанга бара торган бер ямщиккә мине утыртып, Казанга озаткан.

Ямщик Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше, чыгып, мине ямщиктән алган. Ул мине мөддәтсез18 бер асрау бала итеп өенә алып кайткан.

Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам.

Мәсәлән, бервакыт, әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм.

Бу яңа ата-анамның хәлендән бераз язып китим әле.

Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа Бистәдә иде.

Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде.

Әни, Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.

Мин, байлар йорт эченең матурлыгыны, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур орга`ннарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем.

Бервакыт шулай, байларга барганда, ишегалдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависны күреп, бигрәк тә сокландым.

Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугры килми иде.

Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.

Мин дә атланыр идем, акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.

Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем.

Аннан соң җәй көне ике бистә арасындагы яшел үлән өстендә малайлар илә каз җоннары куып йөргәнемне, арыгач, Хан мәсҗеденә юнәлеп ятып, чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм.

Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар.

Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк»  дип, теге мине Казанга китергән ямщикне табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр.

Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьянең19 мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.

Мин кайтып бераз торгач та, әби белән бабай, инде мине шәһәргә җибәрүдән өмид кисеп, кайда булса да бер чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар.

Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.

Шулай мәшәкатьләнә торгач, Кырлай исемле, бездән җиде генә чакрым авылдан Сәгъди исемле бер ир баласыз кеше, килеп, мине үзенә алып киткән.

Бу урыннан игътибарән20 тәрҗемәи хәлемне үземнән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, «булган»ны «булды»га, «йөргәнмен»не «йөрдем»гә илх21 алмаштырам.

II

Бабайлар өеннән чыгып, Сәгъди абзыйның арбасына утырдым. Бабай белән әби (Сәгъди абзыйдан яхшысынмый гына булырга кирәк) мине озатырга чыктылар. Тагы да минем китүемне кызык күргән яланаяклы малайлар да арба тирәсендә җөгергәләп йөриләр иде.

Арба кузгалды. Сәгъди абзый белән без янәшә утырып киттек. Ул юлда миңа: «Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, анда әниең каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың», дип, миңа барып җитәргә ике-өч кенә чакрым калган бәхетләр илә мине җуатып бара иде.

Мин дә, ачык йөзләрне бик күптән күрмәгәнгә күрә, эчемнән бик шатлана идем.

Бу вакыт җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы22 яшел чирәмнәр вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш икенче яктан тагы рәхәтләндерәләр иде.

Ниһаять, Кырлайга барып кердек. Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән; аз гына баргач, коймасы читәннән булган тәбәнәк кенә салам түбәле бер өйгә туктадык.

Юлда Сәгъди абзый әйткәнчә, вакыйган23, минем әни каршы чыккан икән, ул капканы ачты; мине ачык йөз илә каршы алып, арбадан күтәреп төшереп, өйгә дә алып керде.

Тыштагы эшләрен караштыргалагач, атын туаргач, әти дә өйгә керде. Кергәч тә, әнигә хитабән24: «Хатын! Бар, балага катык белән ипи китереп бир», дип әмер итте.

Әни дә, дәрхаль25 баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.

Мин исә, Казаннан кайтканнан бирле җүнләп аш йөзен күрмәгәнгә күрә, бик шәп бер иштиһа илә26 икмәк белән катыкны ялт иттердем.

Тамак туйгач, әнинең рөхсәте илә урамга чыктым. Мин, анда чыгып, адашудан куркып, артыма карый-карый гына барадыр идем, менә берзаман тирә-ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.

Дальше