Алар һәр көн авылның бер башыннан бер башына җөгереп йөреп тә, бу көнгә кадәр мине күрмәгәнгә, аннан соң минем өстемдә Казаннан киеп кайткан каюлы ситсы күлмәк, башымда да мине Өчилегә кире җибәрер алдыннан әнинең миңа, сагынмалык булсын дип, төрле төсле хәтфәләрдән корамалап ясаган кәләпүше булганга, бу Кырлай малайлары миңа бик гаҗәпләнеп карыйлар иде.
Малайлар карап тордылар-тордылар да таралдылар; мин бүген аларга катыша алмадым, өйгә кереп киттем.
Өйгә кайтып керсәм, анда (бая катык ашаганда күрмәдекем) ике җиткән кыз күрдем.
Боларның берсе таза гына гәүдәле, кызыл йөзле, күк күзле, икенчесе арык кына, сары йөзле генә, култыгында агач таяклары бар аксак бер кыз иде.
Әни миңа: «Менә болар апайларың: берсе Саҗидә апаең, берсе Сабира апаең, күреш», дигәч, мин әкрен генә барып кулымны суздым. Болар Сәгъди абзыйның кызлары булып, аксагы Саҗидә атлы икән.
Шулай итеп, мин монда яхшы гына тора башладым. Авыл малайлары белән дә таныштым.
Сәгъди абзыйның юлда әйткәненчә, вакыйган, монда катык, сөт күп, шулай ук бәрәңгегә дә ихтыяҗ юк иде.
Мин барып бер аймы, күпмедер торгач, урак вакыты җитте. Әти, әни вә ике апай уракка китә башладылар.
Мин исә уракка бармый идем. Иптәш малайлар илә авыл буенда җөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып җан тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк27 бәрәңгесе илә бер телем икмәген ашый идем.
Алар, әбәттән (көндезге аштан) соң ишекне бикләсәләр дә, минем ашарга кайтасымны белеп, җан тәрәзәне эчтән бикләми китәләр иде.
Урак вакытында бөтен халык һәммәсе эшкә китеп, авылда эшкә ярамаган карчыклардан башка һич кеше дә калмаганлыктан, без бакчалардагы яшел суганнар башына бер дә кәҗәдән ким бәла булмыйдыр идек. Әгәр өй саклаучы карчыклар күрсә, без дәрхаль киртәдән сикереп качадыр идек. Карчык мискинәнең орышып, тешен кысып калудан башка кулыннан бер эш дә килмидер иде.
Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үземезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп, шуннан әллә ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып, күлмәк-ыштаннар илә вак балыклар сөзеп ята идек. Күңелле чаклар!
Бервакыт шулай уйнап йөргәннән соңра, кич белән өйгә кайтсам, өй эчендә һәммә кешене күңелсез вә кәефсез күрдем. «Бу нидән икән?» дип уйлап торгач, Сабира апайның идәннән сәкегә котырган шикелле җөгерүен вә кая барып бәрелгәнен дә белмәвен һәм күзләре әллә нинди коточкыч булып акайганын күргәч, аның урактан «җенләнеп» авырып кайтканын белдем.
Ул көнне өйдәгеләр берсе дә йокламый үткәрделәр. Мин генә, бик йокым килгәч, тыштагы арбага чыгып йокладым.
Иртә белән, таң сызылып килгәндә, колагыма: «Сабира апаң вафат булды; син йоклап ятасың, тор, тор!» дигән бер тавыш килгәч, күземне ачып карасам каршымда әни тора иде.
Бу, билгеле, миңа да гади хәбәр түгел, йокы тәмле булса да, сикереп тордым.
Шул көнне Сабира апаны җирләделәр. Аны җирләп берничә көн үткәч, әнинең әтигә: «Менә «үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр; үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр» шул инде ул; мөгаен, шуның шомлыгыннан булды инде бу!» дип сөйләгәнен ишеткәли башладым.
Андин соң кайчакларда әнинең җә кушкан җомышын тыңламасам, җә җиренә җиткерми эшләсәм, шул сүзне әйткәли торган иде.
Әти белән без бик-бик тату идек. Ул бер дә миңа каты сүз әйтми иде. Мәсәлән, бервакыт минем Казаннан киеп кайткан күлмәк-ыштаннарым, читек-кәвешләрем, казакиләрем тузгач, әти үзенең мин килмәстән бер ел элек үлгән углының күк киндер күлмәге илә бишмәтен миңа бирмәкче булды.
Шунда әни:
Мин үз углымның төсе итеп саклаган киемнәрне кешегә бирер хәлем юк, дип, бик озак тарткалашты.
Ахырда әти:
Җә, хатынланма әле юкка, үзеңнән тумаган бала дип, әллә аны шыр ялангач йөртерсеңме? дип, киемнәрне көчләп диярлек миңа алып киертте.
III
Шулай итеп, урак бетте, көз җитте. Ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казырга вакыт җитте.
Бу бәрәңге казу вакытында миңа урак вакытындагы кеби уйнап йөрергә тугры килмәде: мине казып чыгарылган бәрәңгеләрне капчыкка тутырырга куштылар. Мин дә үз хезмәтемне яхшы гына эшләдем.
Бу вакыт, көз көненең салкын вакытлары булса да, мин яланаяк идем. Аякларым туңганга, мин аларны балчыкка күмеп утыра идем.
Бервакыт шулай, аякны балчыкка күмеп, бәрәңге чүпләгән чагымда, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай яңлыш минем аякка тимер көрәк белән чапты.
Аяк шактый тирән җәрәхәтләнде, мин урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып утырып егъладым да, соңра, җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемә дәвам иттем; ләкин бу юлы аяклар никадәр туңсалар да, балчыкка күмәргә курыктым.
(«Моны ни өчен яздың?» диярләр. Ни өчен языйм? Шул вакытта аягым бик авыртканга вә хәзер дә аякта шул җәрәхәтнең эзе булганга, тоттым да яздым.)
Бара торгач, бакча эшләре дә бетте.
Беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәгълүм иттеләр.
Таң атты; кояш чыкмас борын ук торып чәй эчтек. Чәйне җыештыргач, әни мине кулымнан җитәкләде дә үземездән биш-алты гына адым булган Фәтхерахман хәзрәт өенә алып барды.
Анда барып кердек. Мине укытачак абыстай кулына чыбык тотып утырган, аның тирә-ягында, минем яшемдәге кечкенә кыз балалар күп булганы кеби, шактый җитеп килә торган кызлар да бар иде. Алар арасында, богъдай арасындагы берничә борчаклар кеби, берничә минем шикелле ир балалар да бар иде.
Әни иң элек ике бөтен икмәк илә бер тиенме, ике тиенме акчасын абыстайга тоттыргач, алар да, бөтен шәкертләр дә бик озак дога кыйлдык.
Әни мине тапшырып, үзе киткәч, мин кызлар белән бергә «әлеп, пи, ти, си, җымыкый»ны, бер дә тарланмыйча, кычкырып укый башладым.
Шул рәвешчә, «әлеп, ти, си»не берничә көн такмаклагач, миңа «Иман шарты» да тоттырдылар.
Бу «Иман шарты»ның иҗеге белән сүрәсе28 миңа кыш буена җитте бугай. Мин бу кышта һаман шул кыска гына «Иман шарты» тирәсендә әйләнүдән уза алмадым.
Фәкать, «Иман шарты»н бетерүгә гыйлавә29 уларак, бервакыт абыстай өйдә юк вакытта, бәгъзе30 шаян кызларның «Кәлимәтен тайибәтен, безнең әни бай катын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы» дигән сүзләрен ишеттем.
Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым һәм, шуны үземнән надан малайлар каршында тәкрарлап, аларны көлдереп йөрер булдым.
IV
Бу Кырлайдагы беренче кышым үтте. Яз җитеп, карлар эри башлады. Озакламый кырлар, игенлекләр тәмам кардан ялангач калып карала башладылар.
Менә бераздан Сабан туе җитте. Мине Сабан туе көнне иртүк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.
Мин, шул капчыкны тотып, авыл буенча киттем.
Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген Сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк дә иртә торганнар, вә һәр өйдә, һәркемдә көләч йөз, тәмле сүз иде.
Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, кәнфит, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде.
Шунлыктан минем капчыгым буяган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.
Әти белән әни дә минем капчыкның болай тиз тулуына гаҗәпләнделәр дә, шатландылар да.
Ул көнне чәй эчтемме, юкмы анысын белмим; капчыкны әнигә бирдем дә, үзем, кулыма берничә күкәй тотып, урамга чыгып чаптым.
Мин урамга чыкканда, кояш күтәрелгән, бөтен авыл нурланган, авыл җегетләре, авыл кызлары, ак оекларын мөмкин кадәр шомартып киеп, чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп, урамга чыкканнар иде.
Бер яккан Сабан туе башлыгы да, кулына бер таяк башына чүпрәк таккан әләм тотып, өй саен яулык, ситсы кеби нәрсә җыеп йөри иде. Без, яланаяклы малайлар исә, аның артыннан бер дә калмыйча җөгерә идек.
Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы, хатыны-кызы, баласы-чагасы болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды.
Болынлыкта җөк-җөк белән торган чикләвек, көнбагыш вә кызыл билле ак перәннекләр хисапсыз иде.
Болар арасында җегетләр тарафыннан кызларга бирелергә иң муафигы, әлбәттә, кызыл билле ак перәннек инде. Чөнки ул перәннек хакында бер авыл җыруы да бар. Болай:
Атлар да чабышты, малайлар да җөгереште, яулыклар да алынды; шулай итеп, Сабан туе да бетте.
Исемдә юк инде, бу Сабан туе ничә көн булгандыр, мин бер көнен генә яздым. Бәлки, ул 34 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.
Шуны да әйтергә кирәк: мин бу җәйне үткән җәй кеби җөгереп, уйнап үткәрә алмадым. Чөнки шушы язга чыгар алдыннан гына Сәгъди абзыйның бер ир баласы дөньяга килгәнгә, мин, әни эштә чагында, һәрвакыт шул баланы җуатып, тирбәтеп утыра идем.
Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән җәй, бөтен авыл халкы эштә булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны бу ел Садрины (ул бала Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар. Шунлыктан бу җәем уйныйсы килгән балалар өчен зур газап булган нәрсә эш белән үтте.
Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды, шөйлә ки31 мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым.
Җитмәсә тагы, теге аксак кыз да: «Үз энем! Җан энем!» дип, Садрины, җүри мине кәефсезләндерер өчен, сөйгән була иде.
V
Көз җитте. Гадәттәге бәрәңге хезмәтемне иткәч, мине бу юлы (кызлар белән бергә абыстайга түгел) мәдрәсәгә бирделәр.
Мин мәдрәсәдә, «Һәфтияк» иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, «Бәдәвам», «Кисекбаш»ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга тугры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар.
Шул балалар арасында авылымызның бер бай баласы да булып, ул мине хәлфәсе кебек итеп, чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый иде.
Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да, йорт хезмәтләренә дә ярый башладым.
Мәсәлән, иртә белән менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен, салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кеби эшләр һәммәсе минем кулдан киләләр иде.
Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем.
Авылымызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, берзаман әтинең шәриге32 йә дусты булганмы, нидәндер миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде. Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем.
Әти мәрхүм, арбаның артында күмәч ашап утырганда, миңа кисәктән әйләнеп карап: «Күмәчеңне әниеңә дә калдыр!» дип куя иде. Мин дә, әлбәттә, «ярар» дия торган идем. Ләкин ул күмәч авылга кайтып җиткәнче, вак-вак кына капкаласам да, әнигә кала идеме, юкмы анысын хәтерләмим.
Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным булганга, андагы хатирәләрдә озаграк туктарга тугры килде.
Шуның өчен хәзер андагы үзгәреш вә тәхаттырларны33 берничә җөмлә белән генә язам да Кырлайдан чыгып китәм.
Саҗидә апай, чахотка белән бик озак авырып, хәтта мунчага-фәләнгә барганда, аны әти үзенең аркасына күтәреп йөри торгач, ниһаять, үлде. Әтине дә, кич белән әллә кайсы авылдан кайтып ат туарган чакта, кисәктән килгән бер авыру эләктерде. Аның шундук аңсыздан бер аягы аксады. Бу авыру хакында «ат җене сукты», «йолдыз атты»-фәлән кеби төрле хөкемнәр йөрттеләр.
Әти бу авыру сәбәпле эштән калмады, тик бер аягы гына чатанлап йөрүчән булып калды.
Бервакыт көз көне өйләдән соң әти белән әни ындырда иде, мин җан тәрәзә төбендә «Рисаләи Газизә» укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.
Бу кеше, атын куеп, өйгә керде дә, миңа хитабән: «Әти-әниең кайда?» диде.
Мин: «Ындырда», дидем. Бу кеше: «Бар, чакырып кайт», дигәч, мин, тиз генә ындырга җөгереп барып: «Өйгә әллә нинди бер кеше килгән, сезне чакыра», дигәч, алар хәзер кайтырга булдылар.
Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр, мөсафир белән күрештеләр.
Чәй куелды. Бу юлы, кунак булса да, чәй янына нидәндер мине дә утырттылар вә, гадәткә хилаф уларак, минем алдыма бер шакмак шикәр дә куйдылар.
Әтинең: «Ни хезмәт илә килдеңез?» дигән сөаленә каршы мөсафир: «Менә бу баланы алырга килдем», диде.
Бу сүздән әти, бик гаҗәпкә калып: «Ничек ул? Ник син алырга килдең?» дип сөальләр бирә башлагач, мөсафир бу рәвешчә сүзгә башлады: «Мин Кушлавыч кешесе. Бу бала авылымызның имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән бихәбәр34 идек; менә хәзер таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Менә шул җизнәсе, каенесенең болай кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз катына чакырмакчы була. Менә мин быел, Җаекта аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә чыктым, менә хәзер алып китәм».
Мөсафирнең бу сүзләренә әтинең дә, әнинең дә бик кәефләре китте: «Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 34 ел ашатып торыйк та, хәзер, эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик, имеш. Юк, булмас. Әгәр ул кардәше булса, ник аны әүвәлдә күрмәгән?» кеби сүзләр илә бик нык тартыштылар.
Ара-тирә әни дә: «Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк!» дип куйгалый иде.
Мөсафир Бәдретдин абзый: «Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга, мин хәзер үрәдниккә әйтәм, әле без аны таба алмый йөрсәк, ул сездә икән. Мин сезне падсуд җибәрермен», дип, авыл халкын куркытырга җитәрлек иттереп сөйләгәч, бичара әти-әни йомшардылар.
Бераздан минем тату тормаган әнием: «Җә, атасы, бирик инде; ахры, кеше баласы безгә булмас, Аллаһ сакласын, әллә ниләр күрербез», дип үкереп җылап да җибәрде.
Озакламый, җил басылганнан соң да бераз дулкынланып торган диңгез кеби, актык вә йомшак тартышу белән генә тартышкач, әти дә разый булды.
Иске-москы бишмәтләремне, тишек киез каталарымны кидереп, күп дә үтми, мине арбага чыгарып утырттылар.
Әти-әни, бичаралар, һәр икесе егълаганнары хәлдә, мине басу капкасына кадәр озата бардылар.
Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың», дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек.
Минем китү мәсьәләм бөтенләе ярты сәгать диярлек аз вакытта хәл ителгәнгә, авылдагы иптәшләр вә таныш-белешләр илә күрешә алмадым. Алар гафил калдылар35.
Без юлга чыккач, күп дә үтми кич булып, караңгы төшә башлады.
Юлда Өчиле карьясенә бабайларга төштек. Анда чәй эчтек.
Бу гаиләнең һәммәсе мин күргәндәгечә бергә торалар, фәкать Саҗидә апай гына кияүгә киткән иде.
Чәй эчкәч, әллә нинди Югары Аты, Түбән Аты, Урта Аты авылларыны үтеп, төн урталарында үземнең туган авылым Кушлавычка барып кердек.
Юлда килә-килә, мин арбада шактый ватылган булырга кирәк, Бәдри абзыйның өенә кергәч тә, эреп йокладым.
Иртә белән торгач, үземне бер кара өй эчендә күрдем. Бу өйнең эчендә табак-савыт, кашык-чүмеч, камыт-эшлея кеби нәрсәләрдән башка нәрсәләр генә булып, җиһаз-фәлән кеби нәрсәләр бер дә юк иде.
Чәй эчтек, Бәдри абзыйның Гайшә исемле зур гәүдәле, күк күзле, ачык кына йөзле бер хатыны, Камалетдин исемле 1415 яшьлек бер углы, вә Кәшифә исемле 12 яшьләрендә бер кызы, вә Нәгыймә исемле бер имчәк баласы бар иде.
Чәйдән соң бу өйдән чыгып, аңар каршырак салынган ак өйгә кердек.
Бу инде мин кунган кара өйгә охшамый, стеналары сап-сары нараттан, җиһазлары вә язу өстәлләре авыл кешесе өчен мөкәммәл36 диярлек иде.
Бәдри абзыйның амбарлары тулы ит, ярма, богъдай, арышларны күргәч, мин аны бу авылның иң бай кешеләреннән берсе икәненә хөкем иттем.
Тагы Камалетдин миңа, көз җитү сәбәпле яме киткән булса да, умарта оялары белән тулган шактый зур бакчаларын да күрсәтеп йөрде.